РИЗЫКЛАНУ ф. Ашау-эчү, азыклану, туклану, туену. Минем, дигән була, кеше хакы ашап ризыкланыр хәлем юк. Ш.Камал. Кайда нәрсә туры килә, шуның белән ризыкланып, көндез кырларда, чокыр-чакырларда посып ята-ята, төнлә-төнлә генә үзебезнең якларга кайтып җиттем. В.Нуруллин Ризыкланып алу Бераз тамак ялгау, тиз генә ризыклану Ризыкланып йөрү Билгеле бер вакыт аралыгында ризыклану, шактый вакыт ризыклану. Әйдә, бездә ризыкланып йөрегез хәзергә. З.Зәйнуллин Ризыкланып калу Ризыкланырга өлгерү Ризыкланып тору Һәрвакыт, гел ризыклану; хәзерге моментта ризыклану. Мондый кызу эш вакытында чәйне дә көненә бер генә тапкыр эчәләр, бер кадак арыш икмәге белән генә ризыкланып торалар. М.Галәү Ризыкланып утыру к. ризыкланып тору. Тәмле ашарга яратучы кияү Рамазан алдына асрау Гайнинең, ул аш сораган саен, чемодан чыгарып куюы, Рамазанның чемодан ачып ризыкланып утыруы шәхсән минем тәэсиргә комачаулык итмәде. Л.Минаева |