РИЗЫКЛАНДЫРУ ф. Ризык бирү, ризык белән тәэмин итү; ашату-эчертү, туендыру. Яу, яу, яңгыр, яу, яңгыр! Син безне ризыкландыр ---. Такмак. Йосыф белән Мәрьям дә, бил турайтып ял итәсе урында, үзләрен генә түгел, туган-үскән җирләрен мәңгегә ташлап киткән балаларын да ризыкландырырга мәҗбүр ителеп, ызан белән түтәлдән баш калкытмыйча интегәләр иде. А.Гыйләҗев. --- юлдашлары аны ике мәртәбә ризыкландырдылар. А.Хәлим

Ризыкландырып килү Элек-электән, күптәннән бирле даими ризыкландыру

Ризыкландырып тору Даими, һәрвакыт ризыкландыру. Газзәбану белән Зөлкамал көн саен чиратлашып килеп ризыкландырып тордылар. Г.Галиева. --- Җир-ана планета авыл хуҗалыгы ресурсларының бик аз өлешен генә файдаланган кешелекне элеккечә үк ризыкландырып тора. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә