РИЗЫК и. гар. 1) Ашарга яраклы теләсә нинди азык. Аллаһы боерса, шул наратлык безне коткарыр. Урманда малларга ризык җитәрлек. Эш коралларын алырбыз. С.Зыялы. Төн йокысын йокламаса йокламый, әмма ризыгын эшкәртү әмәлен белә авыл кешесе... Г.Галиева

2) Пешереп әзерләнгән, куллану өчен әзер булган ашамлык; нигъмәт, икмәк (5 мәгъ.). Кулыннан килмәгәне юк. Ризыкны телеңне йотарлык итеп пешерә. Г.Ибраһимов. Әтисе дә, әнисе дә күз яше белән юл хәстәрен күрәләр, ризык әзерлиләр иде. М.Мәһдиев

3) күч. Яшәү, көн күрү чарасы, яшәү чыганагы, икмәк (6 мәгъ.); хезмәт хакы. Азган татар сезнең ише козгыннарга иң татлы ризык инде ул, атакай. Т.Миңнуллин. --- артистлар дөньякүләм таныла, исемнәр, бүләкләр ала. Алар турында язып, менә сезнең кебек күпме язучы-журналист халкы ризык җыя. М.Галиев

Ризыгы чәчелү Туган иленнән читкә чыгып китүенең сәбәбен тәкъдир кушуы белән ризыгының төрле җирләргә таралуына бәйләүдән туган тәгъбир. Ризык бару Ашый алу, ризык үтү. Ата-ана менә ничә көн инде үзләре ачлар. Хәер, аларга ризык бармас та иде, чөнки күз алларында һаман төпчекләре Рәисә, аның тилмереп үлүе тора. Ф.Бәйрәмова. Ризык бетү 1) Кая да булса китеп бару сәбәпле калдырган урынына кире кайту мөмкинлеге калмау; 2) Үлеме җитү. Ризык йөртү к. ризык тарту. «Сибелә чәчәк» җырын көйли-көйли Сибелгәнбез ерак-еракка. Мөһаҗирлек мәллә канга сенгән, Ризык мәллә шулай йөретә?! Ә.Рәшит. Ризык киселү к. ризык бетү. Ризык талымлау Аш-суны сайлаучан булу, артык талымчанга әйләнү, нәзберекләнү. Якуб картның яшьләрнекенә бирешмәслек дип уйлаган таза ашказаны, соңгы көннәрдә, яңа төрле аш сорапмы, өстәлдәге ризыкны талымлый башлады. Р.Сибат. Ризыктан калдырмау Булган, әзерләгән ризыгы белән һәрвакыт уртаклашу. --- барган әти-әнисен, ягъни биатасы белән бианасын ташлап бетерми иде. Таба ашы пешерәме, гает көннәре буламы, я башка бәйрәмме – тәмле ризыктан калдырмый иде аларны. Ф.Сафин. Ризыктан олы түгелсең Аш-чәй вакытында килеп кергән кеше табынга утырудан баш тартканда әйтелә. Ризыктан өстен булу Табынга чакыруны игътибарсыз калдыру, чакырулы мәҗлескә бармый калу. Ризыктан өстен булу ярый торган эш түгел ул, балам. Рәнҗешен кая куярсың? Ә.Баян. Ризык тарту Каядыр чит җиргә китүне тәкъдир белән бәйләү, кешене ашыйсы ризыгы йөртә, дигән ышанудан туган тәгъбир. – Кеше үзе китми ул, аны ризык тарта, ризык! – ди торган иде. Г.Ибраһимов. Кошлар очып җитмәс җиргә, Җилләр исеп җитмәс җиргә, Ризык тарта, диеп, ул барыр. Г.Афзал. Ризык читкә язган Туган иленнән читтә яшәвенең сәбәбен тәкъдир кушуы белән бәйләүдән туган тәгъбир. Ризык читкә язып кына китермәгән булса ярый инде, гомерендә бер мәртәбә авылыннан чыкмаган кеше алты мең чакрымга кил, имеш. Г.Исхакый. Ризык читкә язса язсын, туфрак читкә язмасын! Н.Исәнбәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә