РИЗАСЫЗЛЫК и. Канәгатьсезлек; канәгать, риза булмау. Фаягөлнең бу сөйләшүдән ризасызлыгы чыраена бәреп чыкты: бите, әлерәк кенә алсуга кабынган бит алмалары сулды, агарып китте. Г.Ахунов. Бригадир әледән-әле ризасызлык белдерде, бертуктаусыз ашыктырып, кызулап йөрде. Н.Фәттах. Остазыбыз юри тынып калды. Ул безнең шаулашуны, ризасызлыкны көтә иде. Р.Батулла |