РИЗАСЫЗ с. 1. 1) Риза булмаган, канәгатьсез, килешмәгән. Ризасыз кешеләрне җыеп, Зәйтүнә түти яңадан мулла абзыйга барса да, эш хәл ителгән иде инде. Р.Батулла 2) Ризасызлыкны белдергән. Ул урыныннан бик ризасыз кыяфәт белән кузгалды да чыгып китте. Х.Камалов 2. рәв. мәгъ. 1) Риза булмыйча, канәгать булмыйча. Ләйлә, үзенең кыяфәтеннән ризасыз калып, эченнән генә, «Үтте дә китте яшьлегем» җырын шыңшый башлады. Ф.Яруллин 2) Ризасызлык белдереп, теләмичә. Аның тавышы ризасыз, хәтта кырыс яңгырады. М.Маликова. Ризасыз гына буйсынды әмергә Каменский. С.Шәрипов |