РИЗАЛЫКСЫЗ рәв. Рөхсәт сорамыйча, рөхсәттән башка; үзара килешмичә. Октябрь инкыйлабына кадәр Идел һәм Урал буе татарларында өйләнешү-кияүгә чыгуның өч төре формалашкан булган: 1) кыз ризалыгы белән яки ризалыксыз, аны урлап өйләнешү; 2) кызның булачак кияве йортына үзе китүе («ябышып» яки «качып чыгу»); 3) алдан килешеп («ярәшеп – яучылап») өйләнү. Р.Фәйзуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә