РИЗАЛЫК и. 1) Риза булу, күнү. Сабый бала нә кылырга белми, анасы теләге белән ризалыгын белдереп, вак-вак баш какты. М.Хәбибуллин. Казан хөкүмәте һәм аксөякләр ризалыгы белән ул [Сафагәрәй] хан итеп игълан ителә. Д.Сабирова. --- ташландык хәлдәге чишмәне бик кызгана һәм тирә-ягын кулыннан килгәнчә җыештыра. Cy анасының ризалыгын алу өчен, букчасындагы икмәк кисәгенең яртысын да чишмәгә сала. Татарстан чишмәләре 2) Рөхсәт. Аннан [Чукай сәүдәгәрдән] ризалык алгач, Каратун --- Нугай юлы һәм Чулман аръягындагы мөселманнарны чукындырырга куша. Р.Батулла. Урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлагач, картайган ата-анасы ризалык бирмәсә дә, Мәскәүгә, корыч институтына укырга керә. Ш.Янбаев |