РИЗАЛАШУ ф. 1) Бер-береңне аңлап, уртак фикергә килү, килешү. – Кыскасы, Вера Павловна, операцияне мөселманча дога белән үткәрүгә сез ничек карыйсыз? – Ри-и-за-а... Вераның шулай бик тиз ризалашуы көтелмәгәнчәрәк килеп чыкты, аптырабрак калдым димме. М.Әмирханов. Шулай да Нурия белән ризалашу авыр иде аңа [Гөлзиләгә]. Ни өчен? Монда ул ачык кына җавап бирә алмады. М.Кәбиров 2) Сатулашып, әйбернең бәясе турында килешү 3) Ярәшү, өйләндерү яки кызын бирү турында сөйләшеп кую, килешү. Шуннан кыз белән дә ризалашып, туй ясарга уйлыйлар. Әкият. --- ефәк чуктай кызым кемгә дә ярарлык. Әйдә, хәерлегә була күрсен. Яшьли сөешеп кавышканга ни җитә дип кенә ризалашу, ярәшү иде. М.Хәсәнов Ризалаша бару Акрынлап-акрынлап фикерен үзгәртә барып ризалашу Ризалашып бетү Тәмам, тулысынча ризалашу. Әгәр дә мин, өздереп, җыр менә шушы инде ул, дисәм, минем белән килешеп, ризалашып бетмәүчеләр дә аз булмас иде. Г.Ибушев Ризалашып кую Алдан ризалашу; көтмәгәндә ризалашу. Мин дә шул принциптан чыгып, ярар, шулай булсын, дип ризалашып куям. Ватаным Татарстан |