РИЗАЛАТУ ф. 1) Үтенеп, сорап, нәрсәне дә булса эшләргә күндерү. – Габделлатыйф хан Мәскәү зинданында бит әле, олуг кенәз Василий ризалашыр микән? – дип шиген белдерде Шаһ-Хөсәен. – Аны ризалату синең җилкәгә төшәчәк инде, Сәед. М.Әмирханов. Яучы такмаклары кыз ягына егет ягының ният-тәкъдимен үзенчәлекле һәм тәэсирле итеп җиткерүгә, сүз «кодрәте» һәм кинаяле тел белән ризалату һәм килешүгә хезмәт иткәннәр. М.Бакиров. Аннары инде, Румия больницадан чыккач, аны бәхилләтү, эшне күпертмәскә ризалату кыен булмаячак. Беренче җил-давылны гына хәвеф-хәтәрсез уздырырга иде. М.Маликова

2) Кем белән булса да алыш-биреш мәсьәләсендә бурычлы булып калмау, эшләгән эше өчен канәгать итү, бәхилләтү, алачак-бирәчәкләр калдырмау. Ул төнне, әтине ничек ризалату, акчаны ничек күбрәк табу турында уйланып, беренче әтәчләргә хәтле йоклый алмый яттым. Г.Бәширов

3) Нинди дә булса эшкә кемнеңдер ризалыгын алу, рөхсәтенә, килешүенә ирешү. Алар бу сөйләшүдә бер-берсенә вәгъдә бирергә тиешләр, иртәгә яучы җибәрү, әти-әнине ризалату, өйләнешү турында, юлга киртә булган Исмәгыйль турында сөйләшергә тиешләр. М.Җәлил. --- әнисен ризалату өчен, никадәр вакыт кирәк булды бит. Әгәр бүген укырга алсалар, бүтән көннәрдә атларны да көтүдән иртәрәк алып кайта башлар[га кирәк булачак]. В.Нуруллин

Ризалата бару Һәр очрак саен ризалату; һәрберсен ризалату

Ризалатып бетерү Тулысынча ризалату; барысын да ризалату. Бөтенесен ризалатып бетерәләр, мин ризалашмыйм. Ватаным Татарстан

Ризалатып карау Ризалатырга омтылу. Ул чагында... төгәл нишләргә икәнен белмәсәм дә, икенче, өченче, унынчы тапкыр ризалатып карау иде планда. Х.Ширмән



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә