РИЗА’ хәб. сүз гар. 1) Канәгать, канәгать булу. Байлыгына кызыгып ризалыгын бирде дип уйлама. Мин ипи белән бәрәңге ашап яшәсәм дә риза. Ф.Яруллин. Мин аткан укның, мин төзәгән йөрәккә тимичә, бумеранг булып үземә кайтуына һич кенә дә риза түгел. Т.Миңнуллин

2) Нәрсә дә булса эшләргә, башкарырга ризалык бирү, карышмау, күнү; әзер тору. --- гомерем буена битем белән җир ертырга, чәчем белән ишегалдыгызны себерергә риза. Тик безне аерып мыскыл итмәгез. Т.Гыйззәт. – Була. Риза, – диде Сәгыйть, үз-үзенә ышанган нык тавыш белән. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә