РИДИКЮЛЬ и. фр. Хатын-кызлар йөртә торган кечкенә сумка. Хатын-кыз кулында – хуҗалык сумкасы, ридикюль, целлофан капчык, азык-төлек ятьмәсе. М.Юныс. Тәгъзимә Яббаровна ак миниатюр ридикюлен ачып, шыртлатып япты. Г.Ахунов. Кыз, ридикюленнән ачкыч алып, ишекне ачты, иркен генә квартирага үттеләр. Ф.Садриев |