РИГАЯ’ КЫЛУ ф. к. ригая итү. --- әүвәл сәлам бирмәде, бу кадәр халыкны баса-баса кичте, картларга хөрмәт итмәде, картлардан югары чыгып утырды – олыларымызны ригая кылмады, – диделәр. К.Насыйри. Ислам дине кешеләр арасында хаклар билгеләп, шуларны ригая кылырга боерган булса, һәртөрле хайваннар, кош-кортлар һәм җанварларның хакларын да җиренә китерүне лязем итә. Р.Фәхреддин |