РИГАЯ’ ИТҮ ф. 1) Игътибар итү, әһәмият бирү. Баланың җан бирүе беленгәч, Шәфигулла агай тавышсыз гына җылап җибәрде дә, моңлы күз яшьле тавыш белән, көен бик ригая итмичә генә, «Күмү маршы» җырларга тотынды. Ф.Әмирхан

2) Ихтирам итү, хөрмәт күрсәтү, яхшы мөгамәләдә булу. Без совет законнарын ригая итәбез. Әмма җәберләү турында, Алла шаһит, Локман, яла ягу бу... Т.Гыйззәт. Карт алаша буразнаны бозмый – карт кеше тәртип кагыйдәгә ригая итүчән була, теләсә ничек башсызланмый, дигән мәгънәләрдә әйтелә. Н.Исәнбәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә