РИГАЯ и. гар. иск. 1) Кайгырту, карау, мәрхәмәт, игътибар. Безнең шәкерткә булган ригаябезне сизеп, ул [юл остасы] да тегенең сырхаулыгына вә начар эшләвенә күз очтан гына карап үтә иде. Ш.Камал

2) Олылау, ихтирам, хөрмәт. Аның [Зиннәтнең] соргылт күзләрендә һәм шактый озынча ябык битендә аны тыңлаучыга да, ул телгә алган бүтән кешеләргә дә яхшы теләк һәм ригая яктысы балкып тора иде. Г.Бәширов. Бер сүз әйтмичә, йөзенә ригая елмаюы чыгарып тора башлаган. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә