РЕЧИТАТИВ и. ит. муз. Табигый сөйләмгә хас ритмны һәм интонацияләрне җырда бирүдән гыйбарәт вокал формасы. [Әлфия ханым] Хис белән җырлый ул... Ул ярым сөйләм, ярым җыр белән сәхнәгә чыга. Речитатив белән алдыра. Р.Батулла. Әйтенүләрдә логик басым шигырь юлының соңгы сүзенә төшә, һәм ул сузыбрак әйтелә. Бу – әсәрне речитатив рәвешендә башкаруга китерә. Р.Ягъфәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә