РЕЦИДИВИСТ и. фр. юр. Берничә тапкыр җинаять эшләгән кеше. Монда зур галим дә, язучы да, дәүләт эшлеклесе һәм кеше талаучы, үтерүче рецидивист та бер категория кешесенә – «гражданин» яисә «иптәш пассажир»га әверелә, гап-гади кеше булып кала. Ә.Гадел. Аннары яңадан рәшәткә артына. Дүртенче кат. «Үтә куркыныч рецидивист» исеме!.. М.Насыйбуллин. Өч тапкыр төрмәдә утырып чыккан. --- юристлар теле белән әйткәндә, рецидивист бит инде ул. Т.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә