РЕЦЕ’ПЦИЯ и. лат. 1) Рецепторлар ярдәмендә ярсыткычларны кабул итү, тану һәм ярсыткычлардан алынган энергияне нерв сигналларына әверелдерү. Бал кортларының һава температурасын һәм углерод диоксиды концентрациясен кабул итү рецепторлары да бар. Хәбәр һәм аны кабул итү, ягъни рецепция затлар арасында тиешле бәйләнеш каналы барлыкка китерә. Р.Сафиуллин. --- үзара барган «диалог»та әдәби мәгълүматны тапшыручы һәм кабул итүченең статус-дәрәҗәләре бертигез. Бу урында рецепция күренеше кызыклы үзгәреш кичерә, ягъни тәэсир итүче аны кабул итүченең әдәби карашларын үзгәртә. Ә.Закирҗанов. Кайбер хайваннарның җылылык рецепциясе үсеп, азык эзләүдә әһәмиятле җайланмага әверелгән. Кызыклы физиология 2) кит. Башка илдә яки башка тарихи чорда барлыкка килгән социаль һәм мәдәни формаларны нинди дә булса җәмгыятьнең кабул итүе һәм үзенә яраклаштыруы |