РЕЦЕПТУ’РА и. нем. 1) фарм. Фармакологиянең рецептларны дөрес язу кагыйдәләрен өйрәтү тармагы

2) фарм. Даруларның һәм дару катнашмаларының составлары һәм аларны әзерләү ысуллары җыелмасы. Республиканың барлык медицина учреждениеләрендә рецептура бланкының электрон өземтәләре программасы кертелгән. Фән һәм тел

3) Нәрсәнең дә булса составы һәм аны әзерләү ысуллары турында мәгълүмат. Иптәш Кузнецов, табигатьтә иң матур төсләр комбинациясен чагылдыра торган яңа рецептура ачтым. Менә формуласы! Т.Шакирова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә