РЕЦЕ’ПТОР и. лат. Тере организмда нерв җепселләренең очындагы тышкы тирәлеккә, ярсытуга үтә сизгер үсенте җыелмасы. Бал кортларының һава температурасын һәм углерод диоксиды концентрациясен кабул итү рецепторлары да бар. Р.Сафиуллин. Күзәнәк мембранасының төрле рецептор үзлегенә ия булган өлешләре температурага һәм фотопериодикага бәйле биоритмнарны көйли, дип карыйлар. Р.Гыйльметдинова. --- бу вакытта [су астында] канда кислород микъдарының җитешмәве турында хәбәр итүче рецептор гына эшли ---. Кызыклы физиология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә