РЕЦЕПТ и. лат. 1) Даруның составы, аны ничек куллану турында табиб язып биргән рәсми кәгазь. Авыруларны бик җентекләп, озаклап карадым. Үземчә диагнозлар куйдым, рецептлар яздым. Н.Фəттах

2) Берәр төрле ашамлык әзерләү ысулы турындагы мәгълүмат. Конкурска тәкъдим ителгән тәм-томнарның моңарчы булган рецептка туры килү-килмәве яки яңа рецепт буенча пешерелүе, бизәлеше, тәме, башкалардан аерылып торуы исәпкә алыначак. Кәеф ничек?

3) Нәрсәнең дә булса төзелеше, состав өлешләре, аны әзерләү буенча китерелгән күрсәтмәләр җыелмасы. --- үз-үзенә сорау бирә: «Нигә соң бу асфальт ике елга да чыдамый? Нәрсә кирәк? Әллә кулланылган чуерташы, әллә битумы начар? Рецепт төзи беләбезме?» З.Дәүләтов

4) күч. Тормышта килеп чыгарга мөмкин булган төрле очракларда, эш-вакыйгаларда үзеңне ничек тоту турындагы киңәшләр, әзер кулланмалар. ---күп кенә төшенчәләр әледән-әле үзгәрә тора, кичәге исәбең бүгенгә әле тартып-сузып яраса да, иртәгә инде, әлбәттә, ярамый, рецепт белән яшәү мөмкин түгел, һич юк. К.Миңлебаев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә