РЕФРИЖЕРА’ТОР и. лат. 1) Зур суыткыч җайланманың сыекчаны парга әйләндереп түбән температура барлыкка китерә торган өлеше һәм шул җайланма үзе 2) Тиз бозыла торган азык-төлек (туңдырма, торт һ.б.) яки билгеле температура режимы таләп ителгән әйберләрне (дарулар, чәчәкләр һ.б.) күчерү өчен, шундый суыткыч белән җиһазландырылган транспорт чарасы, йөк ташу машинасы. --- үткән-сүткән кешеләргә тузан бөркеп, Чыгытай урамыннан җирле минераль су төягән көмеш сыман рефрижераторлар чабыша ---. Р.Мирхәйдәров // Суыткычы булган вагон яки судно |