РЕФРЕН и. фр. 1) муз. Бөтен әсәр дәвамында берничә тапкыр үзгәрешсез кабатлана торган төп тема яки аерым бер музыкаль материал. Чакыру-ялвару сүзләре, гадәттә, рефрен булып, текстның буеннан-буена бара һәм еш кына аны тәмамлап та куя. М.Бакиров 2) шигъ. Билгеле бер тәртип белән кабатлана торган юл яки кушымта. Такмаклар һәр уен өчен даими булып торалар һәм уенга уен төсе бирүче, аны оештыручы, үстерүче төп композицион чара – рефрен хезмәтен үтиләр. К.Миңнуллин. Г.Зәйнашеваның кайбер җырларында референнар эчтәлекләре белән лирик эндәшләр булып торалар. Д.Нигъмәтҗанова |