РЕФОРМА’ЦИЯ и. лат. 1) тар. XVI йөздә Көнбатыш Европада католик динен Библиягә яраклаштырып үзгәртү, папа хакимлеген чикләүгә юнәлтелгән иҗтимагый-сәяси хәрәкәт, дини үзгәртеп корулар. Кешеләрнең рухи тормышын үзгәртү – реформация – христиан динендә яңа тармакның – протестант диненең барлыкка килүенә китерә. К.Гыйззәтов 2) Гомумән дингә мөнәсәбәт, дини карашлардагы үзгәрешләр. Сәүдә-сәнәгать капиталы тупрагында туган идеология эчендә дини реформация хәрәкәте бар. Бу Мәрҗанидән алып хәзергәчә сузыла. Г.Ибраһимов |