РЕФОРМА’ТОРЛЫК и. 1) Реформалар ярдәмендә үзгәртеп кору эше. Нәтиҗәдә яңа иҗтимагый-фикри хәрәкәтләр кузгала, төрле яктан уянулар, яңару-җәдитләнүләр, реформаторлыклар башлана. Татар театры. Шулай итеп, җәдитчеләрнең гаилә тормышларындагы бу үзенчәлек реформаторлык хәрәкәтенең Ауропа культурасын үзләштерүдән генә гыйбарәт булмаганын дәлилли. Шәһри Казан 2) Реформа яклы карашлар, үзгәрешләрне хуплаган агым. Шәех Кәмалетдин әл-Әфгани (1839–1897) – гарәп дөньясында реформаторлык хәрәкәтенә нигез салучы, мәшһүр әфган галиме, сәясәт эшлеклесе. Гасырлар авазы. Аларга исә соңгы елларда икенче бер «авыру» йокты: ул «реформаторлык» дип атала. Татарстан яшьләре 3) Берәүнең реформатор буларак эшчәнлеге. Гали хәзрәт Ш.Мәрҗани һәм башка прогрессив карашлы кешеләрнең реформаторлык эшчәнлеген яклаган, үзе дә яңалыкка, прогресска омтылган. Г.Мөхәммәтшин |