РЕФОРМА’ТОР и. фр. Реформа үткәрүче, реформа ясаучы. Ләкин нәкъ рәтләнеп җитте дигәндә генә тагын Ленин яки Ельцин кебек бер акыллы баш реформатор табылыр да яңабаштан үзгәртеп кора башлар, илне янә кирегә өстерәр. И.Хуҗин. Реформатор иң сабыр, тыйнак, гади, керсез юл белән революция ясады да куйды. Казан утлары. XIX гасыр ахыры – XX йөз башы татар әдәби телендә угыз компонентының активлашуына бу чорда нигезендә күренекле мәгърифәтче һәм реформатор И.Гаспринскийның уртак төрки әдәби тел концепциясе яткан гомумтөркичелек идеяләренең татарлар арасына үтеп керүе дә сәбәпче була. Фән һәм тел |