РЕФО’РМАЛАУ ф. Реформа үткәрү, реформа ясау, үзгәртеп кору. Аларның «тәрәккыйпәрвәрлеге» борынгы дини мәдрәсәләрне реформалау, милләтне европалаштыру, яңача укуны яклаудан ерак китмәде. М.Җәлил. Гыйнвар уртасында Дмитрий Медведев Дәүләт Думасына сәяси системаны реформалый торган берничә закон проектын кертте. Татарстан

Реформалап тору Еш, әледән-әле реформалау. Алга барган саен, яңадан-яңа проблемалар туып тора, һәм, аларны хәл итү өчен, системаны яңартып, үзгәртеп, реформалап тору кирәк. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә