РЕФЛЕ’КТОР и. лат. 1) Яктылык һәм җылылык нурларын чагылдырып кайтара торган батынкы көзгеле өслектән гыйбарәт әсбап, көнкүреш җиһазы. --- ни кызганыч, күктә очып янмаган, суда батмаган Салих ага ятакта, җылыткыч рефлектордан одеялына ут кабып, ис һәм ялкыннан буылып үлде. Р.Фәйзуллин

2) Антеннага якын итеп урнаштырыла, радиодулкыннарның юнәлешле таралышын тәэмин итә торган җиһаз

3) махс. Батынкы көзгеле телескопның бер төре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә