РЕФЛЕКСОЛО’ГИЯ и. лат.-гр. 1) психол. Психологиядә 1900 ‒1930 елларда үсеш алган, Россиядә В.М.Бехтерев тарафыннан нигезләнгән, кешенең психик эшчәнлеген аның рефлекслары җыелмасы буларак караган юнәлеш

2) Рефлексларны өйрәнә торган фән

3) мед. Медицинаның кеше тәнендәге биологик актив (мәс., кул, аяк табанындагы) нокталарга тәэсир итеп (массаж ясап, басып һ.б.) дәвалау белән шөгыльләнә торган бүлеге



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә