РЕФЛЕКС и. лат. 1) физиол. Организмның тышкы тәэсирләргә нерв системасы аша җавабы. Балыкта шартлы рефлекс тудыру өчен җайсызрак җир бу... А.Тимергалин. Һәр яңа тынычсызлагыч шул ук вакытта ориентлашу рефлексы китереп чыгара, бу исә организмга теләсә нинди көтелмәгән хәлгә әзер торырга ярдәм итә. Кызыклы физиология. Шартлы һәм шартсыз рефлекслар аркасында хайваннар әйләнә-тирәлеккә бик яхшы җайлашалар. Дарвинизм нигезләре // Берәр сәбәп аркасында ихтыярсыз ясалган хәрәкәт 2) күч. кит. Нәрсәнең дә булса нәтиҗәсе, чагылышы; берәр күренеш тарафыннан барлыкка китерелгән икенчел күренеш. Дини бәхәсләр милли ризасызлыклар барлыкка китерү рефлексына әверелде 3) күч. сәнг. Нинди дә булса төсле әйбернең икенче өслеккә төшкән күләгәсенең чагылыш төсмере. Өйнең ак стенасындагы яшел яфраклар рефлексы |