РЕФЕРЕНТ и. лат. 1) Реферат төзүче яки укучы кеше 2) Россия дәүләт хезмәте системасында «Белгечләр» категориясенең иң югары группасына караган эш вазифасы. Россия Президентының референты 3) Аерым мәсьәләләр буенча махсус консультацияләр биреп торучы, җитәкчегә докладлар язып бирүче хезмәткәр. Үзенә референт итеп, Мәскәүдән Казанга кайтарткан чибәр гөрҗи хатынын алды. А.Гыйләҗев |