РЕФЕРЕ’НДУМ и. лат. Берәр мөһим дәүләт мәсьәләсен хәл итү максаты белән үткәрелгән гомумхалык тикшерүе; бөтен халык фикерен ачыклау өчен уздырылган тавышка кую. Мондый сәясәтне 1992 елгы референдум вакытында халык яклады, һәм ул Татарстан Конституциясендә беркетеп куелды. М.Шәймиев. Бөтен халык референдумыннан соң, Швейцария алдагы биш елда илгә геннары модификацияләнгән ризыкларны кертүне тыя торган карар кабул иткән. Мәдәни җомга. Әмма депутатларның күпчелеге, бу принципиаль мәсьәлә түгел дип, референдум үткәрүне хупламый. Мәгърифәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә