РЕФЕРАТ и. лат. Китап, мәкалә, гыйльми хезмәтнең һ.б.ш.ның язып яки сөйләп биргән кыскача эчтәлеге; шул характерда язылган доклад. Каләм сабын кимереп, азапланып язган хезмәтең өчен ут йотып йөрисе бар, азактан – әлеге рефератның үрнәк-өлге итеп студентлар күргәзмәсенә куелуын күргәч, шыпырт кына, тыйнак кына сөенәселәре бар. Г.Ахунов. Музей директорының тырышлыгы, үҗәтлеге белән 6 китап нәшер ителгән, соңгы өч елда гына да музей материаллары буенча алтмышлап реферат язылган, дүрт диплом эше якланган. Татарстан яшьләре |