РЕ’ТРО и. лат. 1. ХХ йөзнең 70 нче елларында Көнбатыш сәнгатендә, мәдәниятендә модадагы стиль: үткәндәге, борынгы барлык әйберләр. [Республика рок-музыка стилендә] Иң төп юлны мин «ретро» дигән хәрәкәттә күрәм. Бу – үз тамырларыңа, үз милләтеңнең үткәненә мөрәҗәгать итү дигән сүз. Идел

2. с. мәгъ. Шул стильгә караган. Соңгы елда синең репертуарда инде онытыла башлаган ретро җырлар барлыкка килде. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә