РЕТРАНСЛЯ’ЦИЯ и. лат. махс. Радио-телепрограммаларны, радиосигналларны көчәйткеч элемтәара пункт аша кабул итү һәм алга таба тапшыру. Иярченнәр радио һәм телевидение өчен зур мөмкинлекләр ачалар, чөнки аларны континентара радио һәм телетапшырулар өчен ретрансляция станцияләре итеп файдаланырга була. В.Казневский. «Яңа гасыр» каналы җитәкчеләре лицензияне үзгәртү, яисә ретрансляцияне саклап калу өчен чара күрә алмады. Татарстан яшьләре |