РЕСТРУКТУРИЗА’ЦИЯ и. фр. 1) Төзелешендәге үзгәрешләр, яңача үзгәртеп корулар; реорганизация. Эштән бушатылу куркынычы янаган кешеләрне һәм инвестицион программаларга ярашлы производствога реструктуризация һәм модернизация үткәргән, алдынгы технологияләр кулланучы предприятиеләр хезмәткәрләрен һөнәри юнәлештә алдан укытуга программада зур игътибар бирелә. Кызыл таң 2) икът. Кредит күләмендәге чикләүләр, кредит түләү, бурыч кайтару шартларындагы, срокларындагы үзгәрешләр |