РЕСТОРАН и. фр. Матур бизәлгән һәм махсус җиһазландырылган, җанлы музыка, җыр-бию программалары да булган, өстәл янында хезмәт күрсәтелә торган кыйммәтле ашханә. Ресторанда күп йөреп Бетердем мин малымны. Ш.Мөхәммәдев. Шәһәрдә, әле теге чакларда, ресторанда катык-каймак таптырып, официантларның теңкәсенә тия иде. М.Хуҗин. Ресторанның идәннәре ак мәрмәрдән, диварлары акка буялган, аларның өске ягы күбесенчә көзгеләнгән иде. Т.Әйди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә