РЕСТИТУ’ЦИЯ и. лат. юр. 1) Тартып алынган шәхси милекне элекке хуҗасына кайтарып бирү турындагы закон. Балтыйк илләрендә реституция турындагы канун нигезендә таланып алынган милек асыл хуҗаларына кайтарылды. Р.Зарипов 2) Гражданлык хокукында: төзелгән шартнамәне законсыз дип таныган очракта, шул шартнамә нигезендә алынган барлык әйберләрне дә кире кайтару. Реституция исә аңа хуҗалык корылмаларын, җирне арендага биреп, акча эшләргә мөмкинлек тудырачак. Ватаным Татарстан 3) Бер дәүләтнең сугыш вакытында икенче дәүләт тарафыннан законсыз талап алынган милкен кире кайтару 4) биол. Зарарланган организмның яки аерым әгъза һәм тукымаларның тернәкләнүе, төзәлүе |