РЕСТАВРА’ЦИЯЛӘҮ ф. 1) Реставрация ясау. Өч миллион китапны рәтләп урнаштырып, реставрацияләп, төпләп, саклап тәртиптә тотар өчен һәм килгән укучыларны утыртыр өчен, әлеге бинадан алты мәртәбә зуррак мәйдан кирәк. Р.Вәлиев. Казан Кремле мәдәни мирасны саклау, аны өйрәнүгә комплекслы якын килү, саклап калу һәм реставрацияләү өлкәсендә Россия дәүләт мәдәни сәясәтенең бер ачык мисалы булып тора. Мирас 2) Элекке, бәреп төшерелгән сәяси стройны яңадан торгызу, кире кайтару. Россиядә империяне реставрацияләү юлыннан китәргә вәсвәсә салулар көчле булды. Мирас Реставрацияләп бетерү Тулысынча, ахырга кадәр реставрацияләү. – Ай ярым дигәндә самолётны тулысынча реставрацияләп бетердек, һәм ул үз тәгәрмәчләрендә шушы урынга килеп басты, – ди Рөстәм Саттаров. Кызыл таң Реставрацияләп кую Тулысынча реставрацияләнгән хәлгә китерү; алдан реставрацияләү. Әйтергә кирәк, кыска гына вакыт эчендә Рөстәм һәм аның командасындагы егетләр ярым җимерек самолётны күз явын алырлык итеп реставрацияләп куйдылар. Кызыл таң Реставрацияләп тору Һәрвакыт, һәрдаим реставрацияләү. Ватанны яклап башын салганнар истәлегенә куелган монументлар һәм һәйкәлләрне саклап, реставрацияләп тору. Ватаным Татарстан Реставрацияли башлау Реставрацияләргә керешү. Петербурглылар Казанда XIX гасыр архитектурасының уникаль һәйкәле фасадларын реставрацияли башладылар. Мәдәни җомга |