РЕСТАВРА’ЦИЯ и. фр. 1) Искергән, тузган, бозылган сәнгать әсәрләрен, борынгы һәйкәлләрне һ.б.ш.ны элекке хәленә кайтару, яңадан торгызу эше. Ремонт, реставрация ясаганда һәм яңаны төзегәндә, конструкцияләрнең тоташлыгын тәэмин итәргә тиешле төзү эшләренең төрле вариантлары очрарга мөмкин. Төзү материаллары. 1890 елның мартында җирле рәссам Ф.Т.Травкин профессор Н.А.Осокин күзәтүендә бу каретага бердәнбер реставрация ясый. Мирас. Әлеге реставрация «Казанның тарихи үзәген саклау һәм үстерү» дип аталган максатчан федераль программа кысаларында үткәрелә. Татарстан яшьләре 2) Моңа кадәр яшәгән, бәреп төшерелгән сәяси стройны (төзелешне) яңадан торгызу, кире кайтару эше һәм шуның яклы карашлар системасы |