РЕСТАВРА’ТОР и. фр. сәнг. 1) Борынгы һәйкәлләр, истәлекләр, сәнгать әйберләрен реставрацияләүче белгеч. Татар малае Мөхәммәтша Зариф улы Кәримов союз күләмендәге реставраторларның, консервация осталарының берсе булып үсә. М.Әмир. Шәһәрнең мөмкинлекләре зур, Ташлыярны яңадан туган кебек итәргә була! Рәссамнарны, реставраторларны чакырырга, үзебезнең авыл осталарын дәшәргә дә эшкә тотынырга. Р.Вәлиев

2) Реставрация (2 мәгъ.) тарафдары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә