РЕСПУ’БЛИКА и. лат. 1) Хакимиятнең югары органнарын билгеле срокка сайлап куюга яки парламентлар тарафыннан формалаштыруга нигезләнгән дәүләт идарәсе формасы; идарә итү формасы шундый булган ил; җөмһүрият

2) Россия Федерациясе (элегрәк – СССР) составындагы милли-территориаль өлкә. Мин, беренче мөмкинлек булу белән, бу турыда республика прокурорына хәбәр иттем. Һ.Такташ. Татарстан Республикасының Матбугат, телетапшырулар һәм массакүләм коммуникация чаралары эшләре министрлыгы, Журналистлар берлеге, Республика ветераннар советы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 55 еллыгына багышланган конкурс игълан иттеләр. Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә