РЕПТИ’ЛИЯ и. лат. зоол. Сөйрәлүчеләр классына караган умырткалы хайваннарның гомуми исеме (кәлтә, елан, крокодил һ.б.лар). Җир эволюциясенең мәгълүм һәм бик ерак бер дәверендә планетабызга тышкы кыяфәтләре белән рептилияләрне хәтерләткән цивилизация вәкилләренең үтеп керүе фактлары да билгеле. С.Шәмси. Диңгез ташбакалары иң тиз йөзүче рептилияләрдән санала. Кызыклар дөньясында. Рептилияләрнең җылы тоючы парлы органнары күзләреннән бераз түбәнрәк, ә кайчакта аскы иреннәренә урнашкан. Кызыклы физиология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә