РЕПРОДУ’КЦИЯ и. фр. махс. 1) Фотография, клише яки полиграфия ярдәмендә сурәтнең (рәсем, картина, сызым, басылган текст һ.б.ның) күчермәсен алу, аны күбәйтү 2) Шул юл белән алынган сурәтнең үзе. --- горизонтта табигый булмаган пейзаж җәелгән! Бу – Тицианның «Гөнаһларыннан ваз кичүче Мария Магдалина» дигән атаклы эшеннән алынган репродукция иде. М.Хәсәнов |