РЕПРОДУ’КТОР и. лат. радио Тавыш көчәйткеч аппарат. [Әби] --- урыннан торучы булмагач, стенадагы репродукторны борып ача. Р.Вәлиев. Башкаларның өзлексез гүелдәүгә әйләнгән тавышлары да, репродуктордан ишетелеп тора торган белдерүләр дә, ишек-тәрәзәләрдән агылып керә торган гөрелтеләр дә тынып калды кебек. К.Тимбикова. Рубкага беркетелгән репродуктордан елга өстенә дәртле җыр агыла. М.Юныс |