РЕПРИНТ и. ингл. 1. 1) Оригиналның төгәл күчермәсен алу юлы белән (китапны) яңадан бастыру ысулы. --- аларны репринт юлы белән яңадан күбәйтеп чыгару ихтыяҗы туды. М.Зәкиев

2) Шул ысул белән кабат бастырылган китап

2. с. мәгъ. Шундый ысул белән басылган. --- «Татар сарыфы» Токиода басыла. Хезмәт Корея мөселман дини вә милли идарәсе тарафыннан басыла һәм 1913 елгы икенче басманың репринт күчермәсе булып тора. Б.Хәкимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә