РЕПРИ’ЗА и. фр. 1) Музыкаль әсәрнең нинди дә булса бүлеген төгәл яки берникадәр үзгәртеп (мәс., соната формасында) кабатлау алымы 2) Музыкаль кисәкнең кабатлануын белдерә торган билге 3) Циркта, эстрадада телдән сөйләнгән, яки пантомима рәвешендә уйналган көлкеле кыска чыгыш. Татар театрының кече күләмле драматургиясе – нинди бай өлкә! Бер пәрдәлекләр, репризалар, интермедияләр, мәзәкләр, эстрада өчен нотыклар бетәсеме? Р.Батулла 4) Атның бер-бер артлы кабатлаган бер үк төрле аллюр хәрәкәте 5) Чиратлашып кабатлана торган трюклар сериясе |