РЕПРЕ’ССИЯЛӘҮ ф. Репрессия куллану, җәзалау, кысу. Җавапка тартылган зыялылар белән урамда очраклы рәвештә очрашып сөйләшү дә кулга алыну, репрессияләү белән тәмамлана. Р.Вәлиев

Репрессияли башлау Репрессияләргә тотыну. Руханиларны, дин әһелләрен Сталин режимы күпләп репрессияли башлагач, Тулбаев Мөхәммәдгариф, Уральскидагы пединститутта гади каравылчы гына булып эшләсә дә, Көнбатыш Казахстан өлкәсе буенча НКВД идарәсе тарафыннан кулга алына. Т.Кәримов

Репрессияләп килү Озак вакытлар дәвамында репрессияләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә