РЕПРЕ’ССИЯ и. лат. Дәүләт органнары тарафыннан үткәрелгән җәза, кысу, бастыру чаралары, җәзалау эше. Бу газеталар һәм журналлар һәммәсе диярлек 1937–1938 еллардагы репрессияләр чорында һәм соңрак сугыш башлану сылтавы белән ябылалар. Р.Мостафин. Ул [мәгърифәтче Мөхәммәттаип Яхин], Сабага килеп, --- имамлык итеп, репрессия елларында Архангельск өлкәсенә сөргенгә җибәрелеп, шунда юкка чыгарыла. Т.Нәҗмиев. Революциядән соң исә тикшеренүләр туктатыла, ә галим [Б.Розинг] репрессиягә эләгә. Кызыклар дөньясында |