РЕПОРТАЖ и. ингл. 1) Массакүләм чараларда агымдагы вакыйгалар турындагы чыгыш, язма; шундый язма жанры. Икенче көнне эш бүлмәмдә, әйткәнемчә, репортаж өчен милли бәйрәмебез ярышларын, уеннарын, бәйгеләрен игә китерә алмыйча чиләнеп беттем. Т.Нәҗмиев

2) Көндәлек вакыйгалар хакында мәгълүмат туплау эше, репортёрлык. Репортаж сүз боткасыннан түгел, эш кайнаган, вакыйгалар куерган, мәсьәләләр чишелгән кайнар учактан языла. К.Тимбикова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә