РЕ’ПЛИКА и. фр. 1) Кемнеңдер сүзләренә каршы әйтелгән җавап сүзе, искәрмә. Г.Тукай соңгы елларда язган әсәрләрендә --- И.Гаспринскийны 22 мәртәбә, ул чыгара торган «Тәрҗеман» газетасын 40 мәртәбә телгә ала, махсус мәкаләләр, репликалар яза. Казан утлары. Шул юлларны укыгач, газетага реплика язасым килде. Татарстан яшьләре 2) Сөйләүченең сүзен бүлеп, каршы әйтелгән искәрмә, кыстырылган сүз. Суд утырышчыларыннан берсе шулай дип реплика кыстырып, тигез генә сөйли башлаган Әсфанны буташтырды. Ф.Хөсни 3) юр. Сүз барышында белдерелгән каршы якның дәгъвасы, ризасызлыгы 4) сәнг. Үткәндә булган әйберне, сурәтне, оригиналны яңача кабатлап эшләнгән вариант, интерпретация. Дөньякүләм шедеврларның кабатламасын (алар реплика дип йөртелә) эшләргә булдык. Р.Вәлиев |